Кием әзерләгез
Март “елак” булачак. Синоптиклар әнә шулай дип кисәткән. Яз кояшын көтә-көтә дә арып бетмәгәек. Коткаручылар исә ташуга әзерләнергә кушкан. Моңа кадәр, быел март кыш ае булачак, дип фаразлаган синоптиклар ялгышты. Мартның беренче көннәреннән үк һава торышы җылытты. Бу атнада урыны белән 20 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.